Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Япония эшкуарлары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер
Татарстан делегациясе Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумында катнашты.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы тышкы икътисади хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерә һәм Япония бизнесы вәкилләре, Исикава префектурасы белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумы кысаларында шул хакта сөйләде. Бу турыда республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Япониядә эшлекле сәфәрдә.
Татарстанда Япония партнерлары белән хезмәттәшлек итүдә яхшы тәҗрибә тупланган, диде Миңнеханов. Ул «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» компанияләре тарафыннан ачылган минераль ашламалар җитештерү буенча «Аммоний» заводын мисал итеп китерде.
Япония компанияләренең технологияләре һәм капиталы нефть химиясе производстволары төзелешендә, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә, республиканы мәгълүматлаштыруда да кулланылды, диде республика башлыгы.
Моннан тыш, республика Россия һәм Көнчыгыш Европа белән сәүдә итү буенча Япония Ассоциациясе (РОТОБО) һәм тышкы сәүдәне үстерү буенча Япония оешмасы (ДЖЕТРО) белән дә хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук студентлар алмашуны активлаштырырга, мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк, дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз