Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Яңа үсеш банкына үз проектларын өйрәнүгә бирергә әзер
Татарстан Президенты Яңа үсеш банкы башлыгы Кундапур Каматхны Россиягә якын арадагы эшлекле сәфәре вакытында республикага килергә чакырды.
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында (ПМЭФ) Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Каматх белән очрашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның әйдәп бара торган һәм сәнәгать өлкәсендә Россиянең алга киткән төбәкләренең берсе буларак, Яңа үсеш банкы белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуын җиткерде. Хәзер Яңа үсеш банкы инфраструктура проектларын, тотрыклы үсеш проектларын, шул исәптән транспорт, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм шәһәр инфраструктурасына караган проектларны финанслый. Бу мөһим юнәлешләр һәм алар республика өчен дә зур кызыксыну тудыра, дип шәрехли Миңнеханов.
“Яңа үсеш банкы Карелиядә ике кече су электр станциясе төзү буенча беренче Россия проектын хуплады инде. Татарстан шулай ук банкка карау өчен үз проектларын тәкъдим итәргә әзер. Бездә нефть химиясе, машина төзелеше, югары технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә яхшы тәҗрибә тупланган. ИТ-өлкә үсешенә зур игътибар бирелә”, - дип җиткерде ул.
Рөстәм Миңнеханов Кундапур Каматхны Россиягә якын арада булачак сәфәре барышында Татарстанга килергә чакырды. Ул шулай ук Татарстан белән Яңа үсеш банкы арасында уртак проектларда катнашу максатыннан мөмкин булырдай вариантларны карауда эш төркеме төзергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз