news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан волейболчыларын котлады

Татарстан Президенты «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан»га рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан волейболчыларын котлады
tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол командаларын Россия кубокларын яулаулары белән котлады һәм аларга өчәр млн сумлык сертификат тапшырды.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов берьюлы ике команданы хөрмәтләү беренче тапкыр уза, дип искәртте. «Бүген без беренче тапкыр ике команданы да җыябыз, һәм бу юкка гына түгел. Сәбәп куанычлы: ике команда да Россия Кубогында җиңүче. Сез ачык, компромисссыз уен күрсәттегез, һәм сезнең казанышларыгыз аркасында волейбол спортның бу төрен үстерүгә этәргеч ала», диде.

Рөстәм Миңнеханов һәр командага рәхмәт хаты һәм өч млн сумлык бүләк сертификатлары тапшырды.

Аннары сүзне «Динамо-Казан» остазы алды. Ул республика җитәкчелегенә эш һәм куелган бурычларны үтәүгә «искиткеч яхшы шартлар» тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең команданың җиңүе минем өчен абруйлы һәм әһәмиятле, чөнки бу — әти-әниемнең ватаны бит», - дип билгеләп үтте Ришат Гыйләҗетдино, Рөстәм Миңнехановка команда фотокитабын бүләк итеп.

Ир-атлар волейбол командасының баш тренеры Владимир Алекно тагын да кыскарак булды. «Бик зур рәхмәт безгә битараф булмаганыгыз өчен», диде ул.

Ул ТР Президентына Россия Кубогы медальләрен һәм барлык волейболчыларның автографлары белән туп бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100