Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Ветераннар берлеге активы белән очрашачак
Татарстанның һәр өлкән кешесе диярлек федераль һәм республика дәрәҗәсендә билгеләнгән социаль ярдәм чараларын ала.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашачак. Шул исәптән ул «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасына барачак һәм аның активы белән очрашу уздырачак.
«Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый оешма эше белән танышырга, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне нинди мәсьәләләр борчуын белергә ниятли.
«Татарстан Президенты ветераннарның ял итү һәм хезмәт күрсәтү үзәге биналарын караячак, ветераннар хәрәкәте музеенда булачак, шулай ук «Татарстан Ветераннар берлеге» активы белән очрашачак», – диде Лилия Галимова.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләречә, бүгенге көндә республикада 3,8 млннан артык кеше яши. Шуларның 986,6 меңе – эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр. Соңгы җиде елда Татарстанда өлкәннәр саны 18,7 процентка, яки 155,6 мең кешегә арткан.
Татарстанның һәр өлкән кешесе диярлек федераль һәм республика дәрәҗәсендә билгеләнгән социаль ярдәм чараларын ала. 2019 елның сигез аенда өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүнең барлык чараларын күрсәтү өчен 4 млрд сумнан артык акча җибәрелгән. Шул исәптән төбәк законнары нигезендә социаль түләүләргә 3,8 млрд сум акча тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз