Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан укытучыларының август киңәшмәсендә чыгыш ясаячак
Республика педагоглары киңәшмәсе беренче тапкыр «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә узачак.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогларының белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә багышланган август киңәшмәсендә катнашачак. Моннан тыш, республика Президенты «Столбище» полиция бүлеге һәм үрдәк ите эшкәртү буенча «Кәүсәр» кооперативы төзелеш мәйданчыгы белән танышырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Wildberries компаниясе җитәкчелеге белән очрашыр дип көтелә. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узачак.
Шуннан соң республика Президенты «Казан Экспо» күргәзмә комплексына юл тотачак. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Белем бирүнең сыйфатын арттыру факторы буларак тәрбия» дигән темага узачак республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
ТР Президенты киңәшмәдә Татарстан мәгариф системасы алдында торган бурычларны билгеләячәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов алдынгы педагоглар һәм белем бирү учреждениеләре директорларына дәүләт бүләкләре тапшырачак.
Киңәшмәдән соң ТР Президенты «Казан Экспо» территориясендә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр органнары бүлекчәләренә автомобильләр тапшырачак һәм бинага ясалган капиталь ремонт эшләренә бәя бирү өчен Лаеш районындагы «Столбище» полиция бүлегенә юл тотачак. Республика Президентын Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрер дип көтелә.
Көннең икенче яртысында ТР Президенты Лаеш районының Никольское авылында урнашкан үрдәк ите эшкәртү буенча «Кәүсәр» кооперативы җитештерү мәйданчыгы белән танышырга ниятли. Әлеге кооператив Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз