Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Туризм буенча дәүләт комитетының яңа бинасында булды
Бина федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булып тора
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Туризм буенча дәүләт комитетының яңа бинасында булды. ул Казанның Горький урамындагы 19нчы йортында урнашкан.
Комитет коллективы бинага гыйнвар аенда күченгән, әмма ремонт эшләре әлегә кадәр дәвам иткән. Эш нәтиҗәләрен исә ТР Президенты бәяләде.
Бу тарихи бинаны 1908 елда сәүдәгәр С.Чукашев өчен архитектор К.Олешкович проекты буенча инженер К.Петров төзегән. Бинаның гомуми мәйданы 707 квадрат метр тәшкил итә. Туризм буенча дәүләт комитеты беренче каттагы 375 һәм подвалдагы 75 квадрат метрны били. Икенче катта ТР Архитекторлар берлеге урнашкан. Бина федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булып тора.
Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Рөстәм Миңнехановны каршы алып, комитетның төп биналарын күрсәтте. ТР Президенты туристлык продуктын алга этәрү, туризм эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлеге, туризм индустриясен үстерү бүлеге, кадрлар һәм юридик эш секторлары, дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлеге, бухгалтерлык хисабы һәм дәүләт заказы бүлеге, административ биналарда булды.
Республика башлыгы сәфәре вакытында кабинетларның берсендә Туристлык волонтерлары ассоциациясе вәкилләренең очрашуы уза иде. Алар Казанга туристлар җәлеп итә проектлары буенча фикерләшергә җыелган. Рөстәм Миңнеханов волонтерлар белән истәлеккә фотога төште.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз