news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан "Трансмашхолдинг“ белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли

"Трансмашхолдинг” - Россиядә тимер юл һәм шәһәр рельс транспортын җитештерүдә лидер.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан "Трансмашхолдинг“ белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли
tatarstan.ru

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында "Трансмашхолдинг” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Андрей Бокарев белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның компания белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятләре бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Хәзерге вакытта республиканың 50 предприятиесе аңа 400 млн сумга якын продукция бирә.

«Сезнең өчен дә, безнең өчен дә тәэмин итү күләмен арттыру мөһим", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. "Трансмашхолдинг” өчен Татарстан объектларында куллануга заманча техниканы һәм үзендә җитештерелгән җиһазларны җибәрү мөһим.

“Трансмашхолдинг" — Россиядә тимер юл һәм шәһәр рельс транспортын җитештерүдә лидер, диде Бокарев. “Без илдә локомотив паркының 70 процентын җитештерәбез”, - дип сөйләде ул.

Очрашуда шулай ук транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алыштылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot