Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан товарларын Кытайда лаеклы төстә тәкъдим итәргә мөмкин
ТР Президенты фикеренчә, Кытай белән эшлекле элемтәләрне үстерү өчен сәүдә-сәнәгать палаталары эшен активлаштырырга һәм туры авиарейслар ачарга кирәк.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан предприятиеләре һәм Кытай провинцияләренең ике якка да файдалы элемтәләр булдыру өчен зур мөмкинлекләре бар. Машина төзелеше, нефть химиясе, азык-төлек продуктлары җитештерү өлкәләренең потенциалы гаять зур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнда югары технологияләр күргәзмәсе белән танышкан вакытта шул хакта хәбәр итте.
«Безнең машина төзелеше, нефть химиясе продукциясен, иң мөһиме – Татарстанда җитештерелгән азык-төлек продуктларын Кытайда лаеклы төстә тәкъдим итәргә мөмкин дип саныйм. Кытайдагы партнерлар үзләре дә моның белән кызыксына», - диде Миңнеханов.
ТР Президенты сүзләренчә, Кытай белән хезмәттәшлек шулай ук Татарстан компанияләренә югары технологияләрдән файдалану мөмкинлеге бирә, санкция шартларында бу аеруча мөһим.
«Кытай белән эшлекле элемтәләрне үстерү өчен сәүдә-сәнәгать палаталары эшен активлаштырырга һәм туры авиарейслар ачарга кирәк. Бу туризм һәм бизнес үсешенә йогынты ясый. Безгә үзебезнең студентларны Кытайга күбрәк җибәрергә һәм Кытай студентларын активрак чакырырга кирәк. Яшьләр – безнең багланышларның киләчәге дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз