news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары җитәкчеләренә һәм легендар артистларга рәхмәт әйтте

Александр Славутский һәм Ренат Таҗетдинов театр әһелләре исеменнән республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерә.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнәдә Театр елы ачылу тантасыннан соң очрашуда Татарстан дәүләт театрлары җитәкчеләренә һәм легендар артистларга рәхмәт әйтте. 

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов театр җәмәгатьчелегенә рәхмәтләрен җиткерә, театр елын бергәләп матур итеп үткәрәсенә ышанычын белдерә. Качалов рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский һәм Камал театры артисты Ренат Таҗетдинов республика җитәкчелегенә театр әһелләре исеменнән рәхмәт әйткән.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Театр елын бүген Әтнәдә ачты. Тантанада республика театрлары җитәкчеләре һәм артистлар катнашты.
  • Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры - Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театры. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100