news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан тарихи яктан Казахстан белəн тыгыз бəйлəнештə

Казахстан белән Россия башлыкларының якын булуы безгә дә регионнар арасында нәтиҗәле эшлəргə мөмкинлеклəр бирə, диде Татарстан Президенты.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тарихи яктан Казахстан белəн тыгыз бəйлəнештə булуын, татар белән казах халкы тугандаш халыклар икәнен искә төшерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация белән очрашуы вакытында шул хакта сөйләде.

“Казахстан белән Россия башлыкларының якын булуы безгә дә регионнар арасында нәтиҗәле эшлəргə мөмкинлеклəр бирə. Татарстан тарихи яктан Казахстан белəн тыгыз бəйлəнештə: татар белән казах халкы - тугандаш халыклар. Без тарихка кадер-хөрмәт белән караганыгызны күрəбез. Традициялəрне, мəдəниятне, телне һәм тарихи объектларны саклау бик мөһим. Бу – зур җаваплылык. Казахстанга килгəч, мине, Татарстандагы кебек, җылы кабул итəлəр. Әлеге дуслыкның асылын кадерлəргə кирəк. Казахстанда эш сәфәре белән бик еш булабыз, Сабантуйлар, бизнес-форумнар үткəрəбез. Астана Халыкара финанс үзəгенə əверелде. Ул Казахстан өчен генә түгел, башка регионнар өчен дә әһәмиятле", - диде ул.

Татарстан Президенты Казахстанда татар халкына бик тә үзенчəлекле мөнәсәбәттә булуларын искә алды. "Без дә сезне яратабыз, хөрмəт итəбез. Казахстан уңышлары – Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның һəм аның командасының уңышы нәтиҗәсе. Казахстан белән Татарстан арасында туры авиарейслар бар, алар күп. 26 октябрьдə Россия һəм Казахстан арасында хөкүмәтара комиссия булачак. Шулай ук, ноябрьдə төбəкара форум булуы көтелә. Безне гел чакырып торалар. Мондый чаралар һəрвакытта да безне якынайта”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

“Сез Татарстанның икътисады белән таныш. Агросəнəгать комплексы да бездә бар, Татарстан Россиядә сөт буенча иң эре җитештерүче булып санала, 500 мең тонна ит житештерəбез һ.б. Гомумән алганда, без күп кенә өлкәләрдә беренче дүртлеккә яисә беренче бишлеккә керәбез. Әлбәттә, Казахстан белән Татарстан арасында товар əйлəнеше дə бик яхшы бара, ул узган ел 703 млн доллар тəшкил иткəн. Безгə бер-беребездəн яңа инновациялəргә өйрəнергə кирəк. Уку-укыту ягыннан килгәндә, Казахстан белән Татарстан студентларының үзара алмашуы да безгә мөһим. Сезнең регион дөньядагы иң гүзəл урыннарның берсе. Алтай – тарихи туган җиребез. Регионнарыбыз арасында туристик алмашуның да булуы зарур”, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан белән Татарстан арасындагы мөнəсəбəтлəрне ныгытуга бөтен мөмкинлеклəрне чынга ашырачакларын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100