Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан таможнясы инвестиция климатына уңай тәэсир итүен бәяләде
Бу хакта Татарстан Президенты Казан Ратушасында узган Идел буе таможня идарәсе коллегиясендә әйтте.
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", Ирина Ермакова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан таможнясының уңышлы эшчәнлеге республиканың инвестиция климатына уңай тәэсир итә дип белдерде. Бу хакта республика президенты Казан Ратушасында узган Идел буе таможня идарәсе коллегиясендә әйтте.
Коллегия утырышында шулай ук Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева һәм Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин катнашты.
Татарстан таможнясы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 2016 елда тышкы сәүдә әйләнеше 2 млрд 881 млн сум тәшкил иткән, бу суммадан 1 млрд 525 млн сум экспорт өлешенә, 1 млрд 356 млн сум импорт өлешенә туры килә.
Республика товарларны экспортка төп партнерлары Һиндстан, Польша, Венгрия, АКШ һәм Швейцариягә җибәрә, ә Германия, Кытай, Төркия, Франция һәм АКШ тан импорт товарлары килә.
“Мондый коллегияләр үткәрү матур традициягә әверелде. Көнүзәк мәсьәләләрне чишү таможня өчен дә мөһим, шулай ук аларны хәл итү нәтиҗәсендә халыкның яшәү дәрәҗәсе дә үсә. Таможня өлкәсендәге кануннарны камилләштерү республикада инвестиция климатын яхшыртуда да төп фактор булып тора. Татарстан сәнәгате тотрыклы үсештә, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Иннополис һәм Россия дәрәҗәсендәге башка проектларны гамәлгә керттек. Ел саен халыкара мәдәни һәм спорт чаралары уза. Һәм барлык өлкәләрдә таможня җәлеп ителә. Киләчәктә дә, таможня алдында куелган бурычлар үтәлер, дип ышанам. Төбәкнең тотрыклы үсеше сәүдә процессында барлык катнашучыларның сәүдә кагыйдәләрен үтәүгә бәйле. Күп кенә бәхәсле сорауларны Татарстан таможнясы судка җибәрмичә хәл итә, бу вакытны сарыф итмәскә ярдәм итә”, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты үзенең чыгышында.
“Татарстан коррупциягә каршы көрәш алып бара. Безнең бурычыбыз – коррупция юлында җитди киртәләр кую. Моны бергәләшеп кенә башкарырга мөмкин”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз