Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан талантлы яшьләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирә
Татарстан Президенты республика мәгариф үзәген төзү турында килешү имзалады.
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Республиканың алга таба үсеше, аның көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү талантларны һәм яшьләребезнең сәләтләрен ачудан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перспектива» Татарстан балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координация советы утырышында хәбәр итте, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Чара Республика Хөкүмәте Йортында узды. Чарада «Сәләт һәм уңыш» белем бирү фонды җитәкчесе Елена Шмелева, Татарстан вице-премьеры - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, «Россия – мөмкинлекләр иле» оешмасы генераль директоры урынбасары Владислав Даванков, Милли технологик инициативаның технологик түгәрәкләрендә катнашучылар ассоциациясе президенты Алексей Федосеев һәм башкалар катнашты.
Миңнеханов сәләтле һәм талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү илебез үсешенең стратегик юнәлешләреннән берсе булып тора, диде. Ул 2019 ел Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин алдынгы производстволарда эшли ала торган белгечләр кирәклеген, алга киткән техник карарлар булдырырга һәм кулланырга кирәклеген билгеләп үтүен искә төшерде.
«Перспектива» республика концепциясендә формалаштырылган алымнар, механизмнар һәм принциплар, барыннан да элек, «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» программасы кысаларында тормышка ашырыла», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Аны тормышка ашыру буенча вәкаләтле орган итеп «Казан ачык талантлар университеты 2.0» оешмасы билгеләнде.
«Сәләт һәм уңыш» мәгариф фонды һәм «Сириус» үзәге эшчәнлеге Татарстан өчен аеруча зур кызыксыну уята», - диде Миңнеханов. Ул илдә «Сириус» моделе буенча төбәк үзәкләре булдырылуын әйтте. Бүген Миңнеханов һәм Елена Шмелева Татарстанда мондый үзәк булдыру турында килешү имзалады. Документ Талантлар Университеты базасында республика үзәген формалаштыруны күздә тота.
Ведомствоара координацияләү советы үзәк Попечительләр Советы вәкаләтләрен үз өстенә алачак. Терәк мәйданчык сыйфатында «Дуслык» мәгариф комплексын куллану планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз