news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты В.И.Ленин ис. Мәдәният йортында Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм концертын карады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм концерты карый. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантана бу минутларда В.И.Ленин ис. мәдәният йортында уза. 

"Татарстан куәтле төзелеш комплексыннан башка республика алдында торган бурычларны хәл итә алмас иде", - диде Рөстәм Миңнеханов Төзүчеләр көненә багышланган “Ел төзүчесе” беренче республика премиясен тапшырганда.

Президент “Танеко” һәм “ТАИФ” компанияләре проектларын, шулай ук социаль объектларны, “Казан-Арена” һәм Универсиада объектларын билгеләп үтте. “Болар барысы да сезнең куллар белән эшләнгән, һәрберегезгә чын күңелдән рәхмәтлемен”, - диде ул.

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов бина каршында оештырылган коммуналь һәм төзелеш техникасы күргәзмәсе экспозициясе белән танышты. Соңыннан машиналарны муниципаль берәмлекләргә тапшырачаклар. Быел барлыгы муниципалитетлар 117 берәмлек махсус техника алачаклар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot