news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Свияжскида логистика үзәген төзү белән кызыксына”

Татарстан Хөкүмәте йортында Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге инвестиция проектын гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алыштылар

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге инвестиция проектын гамәлгә ашыру белән кызыксына. Бүген Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
Киңәшмәдә Россия транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында билгеләп үткәнчә, проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика структураларының көчен берләштерергә, шулай ук шәхси инветорларда проектка карата кызыксыну уятырга кирәк.
ТР Хөкүмәте башлыгы искәртеп узганча, “Россия тимер юллары” ААҖ дә Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенә карата кызыксыну белдергән. Аны эшләтеп җибәрү Россия тимер юлларына кайбер юнәлешләрдә йөк ташу күләмен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Тыгин башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул җир кишәрлекләрен ызанлау (шул исәптән 8 чакрым озынлыгындагы автомобиль юлын төзү өчен) процедурасы хакында сөйләде. Свияжск тыюлыгы белән чикләрне аныклау эше дә алып барыла. Төбәк милкендәге объектларны проектлау эше төгәлләнгән инде.
“Трансконтейнер” һәм “Интранс” транспорт компанияләре проектта шәхси инвесторлар сыйфатында катнашырга ниятләүләре турында белдерде. Инвесторлар конкурс нигезендә сайланачак.
Искәртеп узабыз, Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге үз эченә авто– һәм тимер юл терминалын, порт һәм аңа килү юлларын, төяү–бушату куәтләрен, йөкне вакытлыча саклау, эшкәртү һәм озату мәйданчыкларын берләштерә.
Татарстан Республикасында Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге инвестиция проектын гамәлгә ашыру йөк төяп озатучыларның транспорт чыгымнарын киметергә, Россиянең сәүдә элемтәләрен киңәйтергә, транспорт һәм сервис эшчәнлегеннән кергән табышны арттырырга, заманча логистика технологияләрен гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк.
РФ транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков киңәшмәне оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Проект хакында мондый фикер алышулар даими үткәрелергә тиеш”, – диде ул. Бурычларның берсе – шәхси инветорларда проектка карата кызыксыну уяту, дип саный Андрей Недосеков. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100