Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан студентлары конгрессына килде
Конгресста Татарстан югары һәм махсус урта уку йортларыннан 983 вәкил делегат булып катнаша.
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан студентларының сигезенче конгрессы пленар утырышына килде. Әлеге чара “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Шулай ук пленар утырышта Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, Татарстан югары уку йортлары ректорлар советы рәисе, КФУ ректоры Илшат Гафуров, “Буыннар хәтере” хәйрия фонды башкарма директоры Екатерина Круглова, “Ел студенты-2017” республика премиясе “Гран-при” номинациясе җиңүчесе Диләрә Бәширова бар.
Конгресста Татарстан югары һәм махсус урта уку йортларыннан 983 вәкил делегат булып катнаша.
Конгресс алдыннан бөтен республика буйлап студентлар өчен актуаль темаларга очрашулар узды. Конгресс нәтиҗәсе булып, резолюция кабул ителәчәк һәм андагы тәкъдимнәр республика җитәкчелегенә, муниципаль органнарга, уку йортлары ректорларына һәм директорларга юлланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз