Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан спортчылары олимпиадаларда лаеклы тәкъдим ителергә тиеш"
Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан спортчылары олимпиадаларда лаеклы тәкъдим ителергә тиеш"
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Аяз Хәсәнов). Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгы каршында Хәрби хезмәткә әзерләү уку үзәгенең Спорт комплексы файдалануга тапшырылды. Ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Комплекс волейбол, баскетбол һәм кече футбол ярышлары үткәрүгә билгеләнгән уен (831 кв. м.), көрәш һәм бокс белән шөгыльләнү (358 кв. м.) һәм тренажер залларыннан (305 кв. м.) тора. Моннан тыш, биредә махсус җиһазланган чишенү, душ, массаж, тренер, радиоэлемтә һәм комментатор бүлмәләре бар. Спорт комплексының биналарының гомум мәйданы 5595 квадрат метр тәшкил итә. Бу елның җәендә Уку үзәге территориясендә трибуна белән футбол мәйданы, автомат коралдан һәм пистолеттан ату өчен ату шәһәрчеге, уку биналары, каршылыклар полосалары, волейбол, теннис һәм баскетбол уен мәйданнары торгызылган, 100 урынлы кунакханә һәм 200 кешегә исәпләнгән чаңгы базасы төзелгән.
Бу комплекс кына түгел, Россиядә иң яхшылардан булган спорт шәһәрчеге, диде тантанада Рөстәм Миңнеханов. Мондый объект белән безнең күп кенә бурычларыбыз чынга ашырылыр – ул республиканың барлык спортчылары өчен спорт базасы булачак. Татарстан төрле дәрәҗәдәге ярышларда, шул исәптән, олимпиадаларда да лаеклы тәкъдим ителергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов Уку үзәге администрациясенә символик кубок тапшырды һәм Хөкүмәт тарафыннан комплекс төзелешен тәмамлау өчен җитеп бетмәгән 7 миллион сумны бүлеп бирү турындагы карар кабул ителүе турында белдерде. Бүгенге көндә 52 миллион сум үзләштерелгән.
Спорт комплексы – республиканың бөтен хокук саклау системасы өчен бүләк, диде ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров. Биредә барлык көч структуралары хезмәткәрләре әзерлек үтәчәк. Эшчәнлек нәтиҗәләре буенча без һәрвакыт РФ төбәкләре арасында беренче бишлеккә керәбез һәм безнең начар эшләргә хакыбыз юк, дип ассызыклады министр.
Тантанада катнашкан РФ Дәүләт спорт комитеты Идарәсе башлыгы Татьяна Подорожная билгеләп үткәнчә, Татарстан Мәскәү һәм Санкт–Петербургка караганда спорт корылмаларын күбрәк төзи. Әлеге объектлар күп функцияле һәм бар кеше өчен ачык. Иң мөһиме җиңү түгел, ә милләтнең сәламәтлеге, диде Татьяна Подорожная.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз