news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Швейцариядән бизнес һәм капитал җәлеп итү белән кызыксына

Татарстан Президенты үзара хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләрне атады.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Швейцариядән бизнес һәм капитал җәлеп итүгә карата кызыксыну белдерә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Швейцария - Татарстан» эшлекле форумында шул хакта белдерде, диелә республика башлыгы сайтында.

Россия җитәкчелеге чит илдәге партнерлар белән конструктив эшчәнлек җәелдерергә ниятли. «Әлеге визит Татарстанның Швейцария компанияләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә яңа динамика өстәр дип өметләнәбез», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе, машина төзелеше, ИТ-технологияләр, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, инфраструктура проектлары, шулай ук башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне өстенлекле юнәлешләр рәтендә карый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100