news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының кайбер законнарын имзалады

Закон текстлары рәсми рәвештә ММЧда басылачак

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның кайбер законнарын имзалады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

"Татарстан Республикасы территориясендә гомум кулланылыштагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспорты белән гамәләгә ашырылучы пассажирлар йөртүне оештыру турында"гы, "Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы Татарстан Республикасы Законының 7 нче һәм 12нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы, "Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында"гы Татарстан Республикасы Законының 3нче һәм 7нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы, "Файдалы казылмалар турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы, "Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар хезмәте турында"гы Татарстан Республикасы Законының 6нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы, "Физик культура һәм спорт турында"гы Татарстан Республикасы законының 14 нче һәм 16нчы маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы, "Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында"гы Татарстан Республикасы Законының 9нчы маддәсенең 7 нче абзацының үз көчен югалткан дип тану турында"гы законнарын имзалады.  Закон текстлары рәсми рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында басылачак.    

news_right_1
news_right_2
news_bot