news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Республикасы Ирландиянең инновацияләр өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнергә тели”

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе белән очрашты

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Ирландиянең инновацияләр өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Безгә Ирландиянең интеграцияләнгән инновацион системасы бик кызыклы, сездән күп нәрсәләргә өйрәнеп була», - диде Рөстәм Миңнеханов, Оун О'Лири әфәндегә мөрәҗәгать итеп. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Ирландия мөнәсәбәтләренең потенциалы зур, бу – икътисадый багланышлар да, мәгълүмати технологияләр, инновацион эшчәнлек өлкәсендә дә һәм башкалар буенча да хезмәттәшлек.

Рөстәм Миңнеханов үзе Ирландиядә 2009 елда булган.

Татарстан Республикасы лидеры республикның икътисадый һәм инновацион куәте, индустриаль мәйданчыклар булдыру һәм үстерү, технопарклар челтәре, «Иннополис» проекты һәм махсус икътисадый зоналар турында кыскача гына сөйләде.

Республика җитәкчелеге Ирландия эшкуарларына бизнес булдыру һәм алып бару, яңа җитештерүләр башлау өчен уңайлы шартлар тудырырга әзер, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, бүген үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен Татарстан белән Ирландиягә активлык җитми, турыдан-туры авиарейслар, бизнес-элемтәләр юк.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук телләрне саклап калу мәсьәләсен дә кузгатты. Ирландиянең туган телне саклап калу буенча тәҗрибәсе безнең өчен бик кызыклы, диде Р.Миңнеханов.

Үз чиратында, Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне саклап калырга кирәк, дигән фикер әйтте. Ул  эшсезлекне киметү буенча, аеруча яшьләр арасында, Ирландиядә күрелә торган чаралар һәм ил икътисадында инновацияләр өлеше турында, инновацион процессларда дәүләт роле хакында кыскача гына сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири әфәндегә, Татарстан белән кызыксынулары, шулай ук XV Россия венчур һәм Х Казан венчур ярминкәләренең пленар утырышында катнашканы өчен, рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot