Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34 нче утырышында катнаша
Көн тәртибенә иң элек 23 мәсьәлә кертелгән иде. Сораулар тагын өстәләчәк.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34 нче утырышы башланды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Көн тәртибенә 23 мәсьәлә кертелгән иде. “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР канунына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы канун проекты беренче укылышта каралачак. “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” ТР канунының 2 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында” республика канун проекты беренче укылышка тәкъдим ителә. Депутатлар Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләү өчен Рафис Борһанов кандидатурасын караячак.
Депутатлар тарафыннан көн тәртибенә тагын өстәмә сораулар да кертелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз