news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарына 70 ашыгыч ярдәм машинасы тапшырды

2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч хезмәтләр автопаркнын яңартуга 800 млн сумнан артык акча бүлеп бирде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарына 70 ашыгыч ярдәм машинасы тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның үзәк район хастаханәләренә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырды.

«Татарстанның ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту программасын тәмамлыйбыз. Без ашыгыч ярдәм хезмәте өчен 187 машина, 4 мобиль поликлиника һәм өлкән яшьтәге кешеләрне йөртү өчен 43 автомобиль сатып алдык. Яңа транспорт табиблар эшенә уңай тәэсир итәр дип уйлыйм», — диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

Быел Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 млн сум акча бүлеп биргән.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко сүзләренчә, стандартлар буенча «ашыгыч ярдәм» автомобильләрен биш ел файдаланганнан соң яңага алмаштыралар.

«Район үзәк хастаханәләренә һәм Татарстан һәм Казан районнарының ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә яңа автомобильләр алды», - диде министр урынбасары.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100