Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан продукциясен сату өчен яңа базарлар табарга кирәклеген әйтте
Республика сәнәгате продукциясенең яртысы экспорта китә.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан республикада җитештерелә торган сәнәгать продукциясен сату өчен яңа базарлар табарга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында әйтте. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика сәнәгате продукциясенең якынча яртысы экспорта китә. Чит илләргә бару һәм чит ил делегацияләрен үзебездә кабул итү ихтыяҗын нәкъ шуның белән аңлатты Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Азия илләре һәм «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме эше кысаларында ислам дөньясы белән актив элемтәдә булуына игътибарны юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз