news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентын сайлауда теркәлү өчен документлар тапшырды

Татарстан Президентын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә – 2020 елның 13 сентябрендә узачак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентын сайлауда теркәлү өчен документлар тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесен сайлауда кандидат сыйфатында теркәлү өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат сыйфатында теркәлү өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тәкъдим итте», - диде ул.

Документлар пакетына шул исәптән муниципаль депутатлар тарафыннан Миңнехановны хуплап җыелган имзалар да кертелгән. Документларны ун көн дәвамында тикшерәчәкләр, шуннан соң ТР Үзәк сайлау комиссиясе теркәү турында карар кабул итәчәк.

Республиканың гамәлдәге җитәкчесе президентлыкка кандидат сыйфатында «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә күпчелек депутатлар Рөстәм Миңнехановны хуплап тавыш биргән.

  • Татарстан Президентын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә – 2020 елның 13 сентябрендә узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100