Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты стипендиясен 1,5 мең сумга арттырды
Яңалык 2019 елның 1 сентябреннән башлап кызыксындыру түләүләре билгеләнгән стипендиатларга кагылачак.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән республика җитәкчесе стипендияләре күләмен 5,5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр арттырды.
ТР Президенты стипендияләре республика югары уку йортларында көндез укучы укучыларга Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының һәм мәктәп укучыларының халыкара олимпиадалары йомгаклау этабы, шулай ук мәктәп укучылары арасында башка олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга билгеләнә.
«Әлеге указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә һәм үз гамәлен 2019 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә тарата», – дип билгеләп үтелә документта.
- 2019 елның 1 сентябреннән Татарстан югары уку йортларының 89 студенты – республикада даими яшәүче 36 яшь һәм Россиянең башка төбәкләреннән 53 кеше кызыксындыру түләүләре ала башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз