Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Кубогына узган ат чабышларында булды
Татарстан лидеры Республика көне уңаеннан муниципаль районнар әзерләгән күргәзмә-ярминкәне карады.
(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Кубогына чабышлар узган Казан ипподромында булды.
Рөстәм Миңнеханов узыш башланыр алдыннан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында Республика көне уңаеннан муниципаль районнар әзерләгән күргәзмә-ярминкәдә булды.
Татарстан Республикасы көнендә барлыгы 16 чабыш оештырылды. 4нче төркемдә җиңүче булып “Казан” призына сигез яшьлек Наина Мужева лаек булды.
“Миңа тренерым, әти-әнием ярдәм итте. Мин көндәшемне махсус күзәттем. Кыен булды, әмма мин тырыштым”, - диде яшь спортчы кыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз