Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогларын Укытучылар көне белән тәбрик итте
Россиядә Укытучылар көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 5 октябрьдә, Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның барлык педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Укытучылар көне белән!» — дип язган ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә. Котлау сүзләре «Чему учат в школе» дигән җырдагы мотив белән аралашып бара.
Россиядә Укытучылар көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге дата 1994 елда РФ Президенты указы белән гамәлгә куелган. 1965 елдан бирле һәм шул вакытка кадәр аны октябрьнең беренче якшәмбесендә бәйрәм итәләр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз