news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефтьчеләре белән очраша

Татарстан Президенты республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрә.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрә. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә көннең беренче яртысында Татарстан Хөкүмәте йортында уза. Нефтьчеләрнең 2017 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясау һәм 2018 елда тармак алдында торган бурычлар хакында фикер алышу аның төп темалары булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot