news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть, газ һәм химия форумының ачылышында катнаша

Россия нефть-газ тармагының иң зур чараларының берсенә 7 илдән һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 160тан артык предприятие җыелачак.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә нефть чыгара башлауга 75 ел тулуга багышланган Татарстан нефть, газ һәм химия форумы ачылышында катнаша. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чараны оештыручылар форумның программасы бай булачагын вәгъдә итә. Катнашучыларны һәм кунакларны конференция, семинар, түгәрәк өстәл, презентация һәм киңәшмәләр көтә. Шулай ук эшлекле сөйләшүләр һәм килешүләр төзү мөмкинлеге дә булачак.

Форумның беренче көнендә ""Моделирование геологического строения и процессов разработки – основа успешного освоения нефтегазовых месторождений" Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узачак. Анда Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot