Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “Татарстан — Мисыр” эшлекле форумында катнашачак
Татарстан Президенты ике көнлек эшлекле сәфәр белән Мисырга килде.
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эшлекле сәфәр белән Мисыр Гарәп Республикасына килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр кысаларында Мисыр Президенты Абдель Фәттах Ас-Сиси һәм Мисыр Премьер-министры Мостафа Мадбули белән очрашулар планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов дөньядагы иң борынгы университетларның берсе Аль-Азхарда булырга ниятли. Ул анда Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышачак. Шулай ук “Аль-Азхар Аш-Шәриф” җәмигъ мәчетендә дә булачак.
Республика башлыгы бүген кич көнчыгышны өйрәнүче һәм сәясәт эшлеклесе Евгений Примаков бюстын ачу тантанасында катнаша. Бюст Каһирәдә Россия Фән һәм мәдәният үзәге янындагы скверда урнаштырылган.
Иртәгә Татарстан Президенты Мисыр сәнәгать һәм сәүдә министры Амра Нассар белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз