Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Республиканың дүртенче хакимият вәкилләре – каләм тибрәтүчеләр бүген Хөкүмәт йортында, зур яңгыраш алуга мохтаҗ булган проблемалар һәм киләчәктә эшчәнлекләрендә өстенлек бирүгә зарур булган темаларны куен дәфтәренә теркәде. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген журналистларга яңа елга яңа бурычлар да билгеләде.
Утырышта ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм Республика Хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә торган бер төркем журналистлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлекләренә йомгак ясауның күркәм гадәткә әверелгәнен билгеләп узды. Иң элек, ул Татарстан икътисады һәм социаль тормышының агымдагы елда нинди үзгәрешләр кичергәне һәм нинди казанышларга ирешүе турында бәян итте. “2006 ел республика өчен шактый гына уңышлы узды, нефть химиясе продукциясенә бәя конъюнктурасы да канәгатьләндерерлек булды, машина төзелеше сәнәгате продукциясенә ихтыяҗ артты, авыл хуҗалыгында төп капиталга инвестицияләр күләме начар булмады, гомумән алганда, төп күрсәтмәләр тиешенчә үтәлде, кайбер өлкәләрдә арттырып үтәү дә күзәтелде”, - ди Хөкүмәт башлыгы.
Премьер-министр ассызыклаганча, республика өчен 2006 елның уңай күренешләренең берсе булып, Татарстан икътисады үсешенә кулай булган берничә карар кабул итү санала. Махсус икътисади зонага ия булу – шул карарларның берсе һәм алдагы бер биш елда эшкәртү сәнәгате тармагында көтелгән фаразлар чынга ашарга тиеш. Әлеге зонада югары технологияле заманча җитештерү, шул исәптән, автомобильләр җитештерү һәм башка гамәлләр планлаштырыла. “200 меңгә якын җиңел автомобиль әзерләнүгә өмет бар. 100 мең данә автомобиль җитештерелү белән, төрле компанияләрнең кызыксынулары көчәя”, - дип, Рөстәм Миңнеханов җитди адымнарга ныклы өмтеләрен баглады. Премьер-министр әйтеп китүенчә, Татарстанда пыяла бизнесы үсеше күздә тотыла. Татарстанда бу урын, мөгаен, Васильево бистәсе булыр. “Энергия системасын яңарту, камилләштерү таләп ителүе дә – республика алдында торган максатларның берсе”, - ди ул.
“Гомумән алганда, республиканың даны тарала. Башкаланың 1000 еллыгы да моңа көчле этәргеч бирде”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Түбән Камада тиздән тагын бер “Түбән Кама нефтехим” җәмгыятенә тиңдәш яңа комплекс сафка басачак. Ул заманча җиһазланыш белән аерылып торачак. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда 2010 елга заводлар рәтенә өч оешма өстәлергә тиеш. Премьер-министр әйтүенчә, “Казан оргсинтез” компаниясе дә продукция җитештерү буенча тәвәккәл адымнар ясый. Татарстан данын еракларга таныткан, республика горурлыгы булып торган тагын бер оешма, ул да булса, Яр Чаллыда эшләп килүче “КАМАЗ” заводы. “Әлеге компания чит ил инвесторларын үзенә җәлеп итә, аның киләчәге өметле, 2007 елга аларның планнары шактый җитди”, - ди Хөкүмәт башлыгы. Ул партнерлар белән тыгыз элемтәгә керү буенча һәм кадрлар әзерләүдә осталык, камиллеккә омтылуда идарә итү системасының башка юнәлеш алу зарурлыгына да басым ясады.
Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуында “Универсиада – 2011” мәсьәләсен дә кузгатты. “2001 елда Бөтендөнья Җәйге Универсиаданы Казанда уздыру буенча җиңүгә ирешү үтә дә мөһим. Дөрес, безнең өстенлекләр байтак, безнең файдага уңай нәтиҗә ясалуга, үсеш алган инфраструктура да, Казанның меңъеллык шанлы тарихы да тәэсир итәргә тиеш”, - ди ул. Хөкүмәт җитәкчесе белдерүенчә, төп куркыныч тудыручы җитди көндәш булып Кытай санала, хәер, Польша, Тайвань, Испания дә артык калышмый. Универсиада республикага инвестицияләр агышына да уңай йогынты ясаячак, җиңү яуласак, моны бернинди акчага да тиңләп булмый, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Халыкның реформалардан хәбәрдар булып торуы хәлиткеч роль уйный. Моңа масссакүләм мәгълүмат чаралары зур йогынты ясый. “Бүген халык һәм хакимият арасындагы элемтә ММЧ аша урнаша, журналистлар туры аралашуны тәэмин итә”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Шулай да, аның фикеренчә, мәгълүмат ачлыгы да юк түгел, кайвакыт барлык процесслар да тиешенчә яктыртылмый. “Белем дәрәҗәсе югары булган, зиһенле, барлык яңалыклардан хәбәрдар булган төпле журналистлар җитенкерәми”, - ди Премьер-министр һәм алга таба журналистлар әзерләүгә дә мөнәсәбәтнең үзгә булуын ассызыклады.
“Сез төрле оешмалар эшчәнлеген яктыртып, бу хакта хәбәр җиткерү белән генә шөгыльләнеп калмыйча, кире элемтә урнаштырырга да, берникадәр, шәхси мөнәсәбәтегезне дә чагылдырырга омтылырга тиешсез”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов каләм осталарына. “Хөкүмәт йорты эшчәнлеген мактау язмалары аша гына күрсәтергә ярамый, ул тәнкыйть кырында да еш очрарга тиеш”, - дигән фикердә Премьер-министр.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов демографик ситуациянең кискенлеге, моңа бәйле рәвештә, мәктәпләрдә укучы урыннарының буш булуы, башлангыч һөнәри белем системасын бер калыпка салып, аны камилләштерү кебек проблемаларны да күтәрде. Башлангыч һөнәри белем системасына сарыф ителә торган акчалар (хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, ул 1 миллиард 300 миллион сумны тәшкил итә), үзләрен акларга тиеш, дип саный ул.
Мәгълүм булганча, күрше авыллардан урта мәктәпкә килеп укучылар өчен мәктәп автобуслары эшкә җигеләчәк. Алар урынына төп мәктәп булган авылларда интернат төзү һәм атна дәвамында укучыларның шунда яшәвен тәэмин итү кулайрак булмасмы дигән сорауга каршы, журналистлар Рөстәм Миңнехановның берникадәр тәнкыйтенә юлыкты. “5-10 километр ераклыктагы авыллардан килеп укучыларның ата-аналары, үз балаларын интернатта тотуга каршы чыгар иде. Бала гаиләдә үсәргә тиеш”, - ди Премьер-министр.
Халыкны торак белән тәэмин итү юнәлешендә социаль ипотекага килгәндә, Премьер-министр илкүләм өстенлекле проектның үтемлерәк төс алачагына ышанычын җиткерде һәм программаның өстенлекләренә күзәтү ясады.
Бюджет акчасының исраф ителүе, әлбәттә, республика файдасына түгел, ул финанс чараларын башка максатларга тоту да мөмкин булыр иде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, исрафчылык матбугатны да читләп узмый. Бу уңайдан, хөкүмәт башлыгы укучысы булмаган газета басмаларының гамәлдә торуына кисәтү ясады. Кыскасы, Рөстәм Миңнеханов, ММЧ да бюджет акчасын куллану, ачыклыкка, аңлаешлыкка, үзгә системага нигезләнергә тиешлегенә ишарәләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз