Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан машина төзелеше комплексы — Россиядә әйдәп барган комплекс
Казанда “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 18нче халыкара махсуслашкан күргәзмә ачылды.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). "Татарстан машина төзелеше комплексы — Россиядә әйдәп бара торган комплекс", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 18нче халыкара махсуслашкан күргәзмә ачылышында.
Республика башлыгы сәламләү чыгышында кунакларга чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
“Бүген республика потенциалын, илдә әйдәп баручы Татарстан машина төзелеше комплексын күрсәтү өчен бик әйбәт мөмкинлек. Әлеге эшнең безнең партнерлар белән хезмәттәшлектә баруы мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Быел күргәзмәдә биш илдән һәм Россиянең 23 төбәгеннән 180 предприятие тәкъдим ителде. Катнашучылар 14 ил продукциясен тәкъдим итә. Мәсәлән, Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты пресс прототибын күрсәтте.
5 - 7 декабрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 18нче халыкара махсуслашкан күргәзмәсе һәм “TechnoСварка” 13нче махсуслашкан күргәзмәсе узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз