Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Президенты республиканың машина төзелеше производстволары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада тармак хезмәткәрләрен котлады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре машина төзелеше продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Татарстанның Росииянең сәнәгый үсеш алган алдынгы субъектлары исәбенә керүен әйтте. Машина төзелеше республика икътисадының база тармакларының берсе булып тора. Төбәктә самолет, вертолет, судно, җиңел һәм йөк автомобильләре җитештерүче эре заводлар бар. Машина төзелеше – ул безнең илнең куркынычсызлыгын тәэмин итә торган оборона комплексы да”, - диде ул.
“Машина төзелеше башкаласында бу бәйрәмне билгеләп үтү традициясе бар. Чаллыда илнең алдынгы машина төзелеше предприятиесе - “КАМАЗ” заводы урнашкан”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты республиканың сәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән тармак ветераннарына рәхмәт сүзләре әйтте.
“Безнең ветераннар бай күпьеллык традицияләргә нигез салдылар. Бүген сезнең эшне белемле һәм талантлы белгечләр дәвам итә”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Президенты республиканың машина төзелеше производстволары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз