Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
“Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә”, - диелә котлауда
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Корбан бәйрәме белән тәбрик итте.
Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә багышлап дога кыла. Коръән Кәримдәге миһербанлык һәм шәфкать турындагы гыйбарәләрнең мәгънәсе тагын да көчәя. Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә.
Татарстан мөселманнары республикадагы барлык традицион конфессия вәкилләре белән күп гасырлар буе дус-тату яшиләр, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертәләр. Ислам диненең иң күркәм традицияләрен саклап, әһәмиятле социаль программаларны һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә якыннан катнашып, республикабыз мөселманнары җәмгыятьнең рухи яңарышы процессында киләчәктә дә актив роль уйнар дип ышанам.
Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга – бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, газиз Татарстаныбызга хезмәт итәр өчен көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыбыз кабул булсын!
Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм муллык телим.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз