news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Новгородка хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Новгород өлкәсе губернаторы белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Новгородка хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Андрей Никитин Татарстан башкаласына WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде.

Төбәкләр башлыклары Татарстан һәм Новгород өлкәсе хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төбәкара товар әйләнеше 1,2 млрд сум күләме төбәк киңлекләренә һәм икътисадына туры килми.

Үзара хезмәттәшлекне көчәйтергә һәм товар әйләнешен арттырырга кирәк дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Аерым алганда, инновацияләрне гамәлгә кертү өлешендә хезмәттәшлек итәргә кирәк.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы линиясе буенча хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бу мәйданчык хәзер төбәкләр өчен җитди кызыксыну уята.

news_right_1
news_right_2
news_bot