news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Германия проектларына бизнесны җәлеп итү кирәк

Татарстан Республикасы Президенты һәм Тюрингия Премьер-министры хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Германия проектларына бизнесны җәлеп итү кирәк

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашу вакытында Татарстан һәм Германия арасында хезмәттәшлек процессына кече һәм урта бизнесны җәлеп итү кирәклеге турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан белән Германия арасында товар әйләнеше даими үсештә һәм 1,8 млрд доллардан артып китә.

«Бу процессларда нигездә эре компанияләр катнаша. Безнең бурыч - кече һәм урта бизнесны максималь рәвештә җәлеп итү. Татарстан һәм Тюрингия кече һәм урта эшкуарлык катнашындагы проектлар мисалында безнең базарлар ачык булуын күрсәтәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул моның өчен үзара сәфәрләрне ешрак оештырырга һәм беренче этапта бизнес вәкилләрендә барлыкка килә торган мәсьәләләрне игътибар белән карарга кирәклеген әйтте.

Тюрингия Премьер-министры Татарстан Республикасы Президентын хуплады һәм җитештерүне цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте.

Очрашудан соң яклар «Татарстан — Тюрингия» эшлекле форумында катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100