news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан лидер булырга тиеш

«Республика бер көн эчендә генә шундый булмаган бит, кирпеч өстенә кирпеч куе, шулай ирешелгән», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан лидер булырга тиеш
Александр Эшкинин

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан лидер булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында республика халкын юбилей белән тәбрикләп, шулай дип мөрәҗәгать итте.

«Быел ТАССРның 100 еллыгы. Без мөмкин кадәр күбрәк программаларны гамәлгә ашырырга тырыштык. Юллар, социаль объектлар төзелде. Барысы да бездән тора. Безнең эш системалы барырга, үзебездә нинди юнәлешләр булганын, кайсы тармакларны ныграк үстерергә кирәклеген күрергә тиешбез. Иң мөһиме — кешеләр. Татарстан лидер булырга тиеш», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Ветераннарга зур рәхмәт. Республика бер көн эчендә шундый булмаган бит, кирпеч өстенә кирпеч шулай ирешелгән. Безгә кадәр буын нигезен салган. Безнең бурыч — алга таба хәрәкәт итү, үстерү. Әгәр һәркем республиканы яхшыртуга өлешен кертмәсә, беркем республиканы үзгәртмәячәк», — диде.

Президент тынычлыкны, татулыкны саклап калу мөһимлеген искәртте. «Татармы, рус, чуваш, яһүдме син — аерма юк. Синагога, собор, мәчет тә бар. Традицияләрне хөрмәт итәргә кирәк. Рус, православие, мөселман, удмурт, чуваш бәйрәмнәре бар… Без алардан байыйбыз гына. Әгәр кайсыбыз текәрәк дип бәхәсләшсәк, берни килеп чыкмаячак», — диде.

«Өлкәннәргә ихтирам, татулык — киләчәкнең нигезе. Балаларга аерым караш булырга тиеш. Без балаларыбыз иң конкурентлысы булсын дип омтылырга тиеш. Бәйрәм белән!» — диде Рөстәм Миңнеханов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100