Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан-Кытай хезмәттәшлеге өчен яңа юнәлешләр табарбыз дип ышанам
Татарстан Президенты Кытайга эш сәфәре белән килде.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табарбыз дип ышана. Бу фикерен ул Кытайның Гуандун провинциясе генераль сәркатибе урынбасары Линь Цзи белән очрашуда әйтте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика башлыгы Кытайга эш сәфәре белән килде. «Сәфәр барышында без хезмәттәшлек итү өчен яңа юнәлешләр табарбыз һәм уртак проектлар хакында килешербез дип өметләнәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Гуандун – Кытайның әйдәп баручы провинцияләреннән берсе, зур икътисади һәм белем бирү үзәге, дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов провинция хакимиятенең Татарстан белән хезмәттәшлеккә карата игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Линь Цзи, үз чиратында, ике төбәк арасында хезмәттәшлекне үстерү перспективаларын югары бәяләде. Гуандун провинциясе инде 29 ел дәвамында сәнәгый җитештерү күләме буенча Кытайда әйдәп бара: узган елда әлеге күрсәткеч 1,4 триллион долларга җиткән.
Моннан тыш, провинция — Кытайның әйдәп баручы тышкы сәүдә төбәге дә. Әйтик, узган елда төбәктә импорт һәм экспортның гомуми күләме 1 триллион доллардан артып киткән.
Бу Рөстәм Миңнехановның Гуандунга беренче сәфәре генә түгел. 2011 елда Шэньчжэнда Бөтендөнья Универсиадасы узды һәм республика башлыгы Казанның Кытай шәһәреннән эстафетаны кабул итеп, 2013 елда студентлар Уеннары үткәрүен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз