Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Композиторлар берлегенең төзекләндерелгән бинасы белән танышты
Рәшит Кәлимуллин Татарстан Президентына Россия Композиторлар берлеге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
(Казань, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Композиторлар берлегенең төзекләндерелгән бинасы (Казанның Лобачевский урамы 10 нчы йорты) белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узыйк, Композиторлар берлеге бинасы 1906 елда төзелгән М.И.Подуруева-Стахеева йорт комплексына керә һәм архитектура һәйкәле санала.
Рөстәм Миңнехановка башкарылган төзекләндерү-торгызу эшләре һәм алга таба куелган бурычлар турында хәбәр иттеләр. Аерым алганда, территорияне төзекләндерүгә һәм бинаның алгы өлешен ясауга өстәмә акча кирәклеге турында әйтелде. Татарстан Президенты проектчыларга әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә һәм соңгы бәяне расларга кушты.
Бинага кергәч, Рөстәм Миңнеханов яңартылган кабинетларны һәм концерт залын карады. Музей бүлмәсендә Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин борынгы төрки музыка кораллары коллекциясен күрсәтте, үз вакытында кылкубыз, саз, думбра һәм башкаларны татарлар да кулланган.
Рәшит Кәлимуллин Рөстәм Миңнехановка бинаны төзекләндергән өчен рәхмәт белдерде.
«Бина бик матур булды. Яшьләр белән эшләү, төрле очрашулар үткәрү өчен биредә барлык шартлар тудырылган», – диде ул.
Ахырдан Рәшит Кәлимуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Композиторлар берлеге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз