news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан казначылык идарәсенең яңа бинасына лаек”

Республика Премьер–министры ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең яңа административ бинасын ачу тнатанасында катнашты

(Казан, 5 июнь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген Казанда ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең яңа административ бинасы ачылды. Анда Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, РФ финанс министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин катнашты.
Федераль казначылык идарәсенең яңа бинасы Вишневский урамындагы 31 нче йортта урнашкан. 7 катлы бина бер ел эчендә сафка баскан.
“Моннан 9 ел элек ул чагында әле Федераль казначылык җитәкчесе сыйфатында мин Татарстандагы идарәнең “өй туенда” катнаштым, – диде Татьяна Нестеренко. – Бик тиз арада – нибары ике ай эчендә бөтен система эшли башлады, бу минем өчен көтелмәгәнчә булды. Бу яңа бина да бер ел эчендә сафка басты”.
“Монда бюджеттан күпме акча тотылуын миңа хәбәр иттеләр инде – тикшерү башланды, – дип шаяртты Сергей Степашин. – Миннән кризис вакытында мондый матур биналар төзү кирәкме дип сорадылар. Минем уйлавымча, кирәк, аеруча кризис чорында. Мин Финанс министрлыгын бюджет акчаларын нәтиҗәле тотканы өчен тәбрик итәм”.
“Казначылык хезмәткәрләре эшкә иртүк килә һәм еш кына биредә соңга кадәр утыра. Шунлыктан зур нәтиҗәлелек белән эшләп булсын өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк”, – дип ассызыклады Федераль казначылык башлыгы Роман Артюхин.
“Мин Хөкүмәттә үз эшемне Финанс министрлыгында башладым, – диде республика Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов. – Минем Федераль казначылык, Татьяна Геннадьевна белән тәүге танышуым гадиләрдән булмады. Республикада казначылык бүлеген оештыру проблемасы алга килеп басты, шул ук вакытта без дә үзебезнең казначылыкны булдырдык. Акчаны ышанычлы сарыф итүнең башка юлы юк, бу – дөнья тәҗрибәсе, бу – без үтәргә тиешле юл иде һәм без аны үттек”.
“Татарстан бүгенге көндә бу бинага лаек, – диде Р.Миңнеханов. – Татьяна Геннадьевнага зур рәхмәт, аның ярдәменнән башка боларның берсе дә булмас иде, шулай ук финанс министры Алексей Кудринга да рәхмәт – карар Татарстан файдасына кабул ителде, бу аның республикага мөнәсәбәте хакында сөйли. Биредә хезмәт куйган кешеләргә дә рәхмәт. Безнең казначылык Россиядә иң яхшысы булырга тиеш”.
Мактаулы кунаклар тантаналы рәвештә символик кызыл тасманы кискәннән соң яңа бинага экскурсия ясады.



news_right_1
news_right_2
news_bot