news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитештерүчеләренең азык-төлек товарлары күргәзмәсен карады

Ул ТР Хөкүмәте йортында оештырылган иде

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”). Бүген иртән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фойесында Татарстан җитештерүчеләренең азык-төлек товарлары күргәзмәсе оештырылды.

Экспозициягә сөт продукциясе, ит һәм казылык, икмәк-күмәч продукциясе, җитештерүче, яшелчә эшкәртүче эре предприятиеләрнең үз продукциясе, шулай ук фермер хуҗалыкларының азык-төлек товарлары куелган иде.

Аерым алганда, күргәзмәдә «Просто молоко» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, Яшел Үзән сөт һәм ит консервалары комбинатлары - «Зеленодольский молочный комбинат» ААҖ, «Елабужский мясоконсервный комбинат» ААҖ, «Челны-мясо» ҖЧҖ, тагын нәселле куян үрчетү буенча «Племенной завод кролика»ҖЧҖ, «Челны-бройлер» ҖЧҖ, «Рамаевское» фермерлык хуҗалыгы” ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты»ҖЧҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «Вятские Зори» ҖЧҖ (Алабуга районы), Казанның 2 нче икмәк заводы - «Казанский хлебозавод № 2» ААҖ, «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ, «ИП Мутигуллин Р.М.» Мамадыш ит эшкәртү предприятиесе, «Челны-хлеб» ЯАҖ, Татпотребсоюз һ.б. катнашты.

«Просто молоко» идарәче компаниясе» ҖЧҖ стенды янында теләгән кеше аның сөт продукциясен татып карый ала иде.

Татарстан Республикасы Президентын ТР Премьер-министры урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде, Рөстәм Миңнеханов та кайбер продуктлардан авыз итте. Ул авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләреннән бизнес алып бару шартлары, сезонлы яшелчәләрнең уңышы, сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек турында сорашты.

Татарстан Президенты җирле азык-төлек продуктлары җитештерүчеләрнең продукциясенә югары бәя бирде – аларның яхшы сыйфатлы булуларын, натураль компонентлар куллануларын, заманча төргәкләрне билгеләп үтте. Ул җирле җитештерүчеләр продукциясенең шундый ук чит ил продукциясенә бирешмәвен аеруча ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2008–2009 еллар икътисадый кризис чорында республикада «Татарстан товарын сатып ал!» акциясе уздырылган иде. Ул бу акцияне яңартуны, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең, крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеген матбугатта киңрәк яктыртуны тәкъдим итте.

Күргәзмәне карап чыккач, Рөстәм Миңнеханов шунда катнашучыларны 30 август - Республика көне белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100