Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы утырышын уздырды
Утырыш Россия венчур форумы кысаларында узды, ул бүген «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгендә ачылды.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышын уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш Россия венчур форумы кысаларында узды, ул бүген «Казан ЭКСПО»Халыкара күргәзмә үзәгендә ачылды. Моннан тыш, монда венчур проектлары ярминкәсе оештырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов Попечительләр советы утырышы барышында инновацион икътисадның төп элементларының берсе – яңа технологияләр булдыру һәм гамәлгә кертү, диде. Һичшиксез, монда фәнни үзәкләргә төп роль бирелә. Ул соңгы елларда республика университетларында үсеш алган инновацион инфраструктура булдырылганлыгын, ул үз эченә югары технологияле лабораторияләрне, инжиниринг үзәкләрен, бизнес-инкубаторларны алганлыгын искә төшерде.
Шул ук вакытта инновацион процессның нәтиҗәлелеге түбән дәрәҗәдә кала, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, инновацион продукцияне уңышлы алга җибәрү һәм аны гамәлгә кертүне тизләтү өчен технологияләр трансферты үзәген, шул исәптән югары уку йортлары арасында да, булдыру кирәк.
Нәкъ менә әлеге үзәкләр базасында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре технологияләрен һәм нәтиҗәләрен берләштерү механизмнары эшләнергә, инновацияләр базарында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге гамәлгә ашырылырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, монда республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләренә эшләүче югары уку йортлары кафедралары да аерым роль уйный ала.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы әгъзалары шулай ук инновацион проектларны коммерцияләштерү өчен шартлар, инновацияләр үсешендәге төп проблемалар, тармакның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз