news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадын торгызу өчен барлык чараларны кулланырга кушты

Быелның җиде аенда, коронавирус пандемиясе аркасында, республика бюджеты 34 миллиард сум акча югалткан.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадын торгызу өчен барлык чараларны кулланырга кушты

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чаралары бизнеска тискәре йогынты ясады, Татарстан бюджетына күчкән салым күләме сизелерлек кимеде. Шунлыктан республика икътисадын яңадан торгызу өчен барлык чаралардан да файдаланырга кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең зур предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.

«Җиде айда республика бюджетына күчкән салым һәм салым булмаган керемнәр күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20,3 процентка яки 34,2 миллиард сумга кимеп, 134 миллиард сум тәшкил итте», — диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, узган җиде айда сәнәгатьнең кайбер төп тармаклары буенча (нефть чыгаруда — 10,8, нефть химиясендә — 4,9, машина төзелешендә — 9,4 процентка) үсеш кимегән. Шул ук вакытта, нефть эшкәртүдә — 13,9, азык-төлек сәнәгатендә 18 процентка үсеш күзәтелгән. Быел төзелеш эшләренең гомуми күләме узган елгы күрсәткечләргә карата — 99,2, ваклап сәүдә итүнең гомуми күләме 92 процент тәшкил иткән.

«Икътисадны торгызу өчен барлык чараларны да кулланырга кирәк. Төп бурыч шуннан гыйбарәт», — дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100