Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан икътисадны декарбонизацияләү эшенә кушылды
Әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт өлгергән җәмгыять күрсәткече һәм гражданнарның муллык нигезе булып тора, дип искәртте ТР Президенты.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан декарбонизацияләнгән «яшел» икътисадка күчү өчен зур тырышлык куя. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Нефть һәм газ химиясе форумы-2021 кысаларындагы пленар сессиядә шулай дип белдерде.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт өлгергән җәмгыять күрсәткече һәм гражданнарның муллык нигезе булып тора.
«Соңгы елларда климат шартлары һәм тотрыклы үсеш белән бәйле мәсьәләләрнең актуальлеге сизелерлек артты», - дип искәртте Миңнеханов.
Энергетика өлкәсендәге проблемалар – Россия җитәкчелегенең аерым игътибар үзәгендә. Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинның үз йөкләмәләрендә әлеге юнәлештә гомуми мәсьәләләрне билгеләве турында искәртте. Биредә парник газлары эмиссиясен киметү, атмосферага бүленеп чыккан зарарлы матдәләрне мониторинглау системасын булдыру, климатка бәйле проектларны гамәлгә ашыру хакында сүз бара.
«Нефть чималын табу һәм эшкәртү буенча иң зур үзәкләрнең берсе булган Татарстан әлеге бурычларны үтәү өчен зур тырышлык куя. Бу конференция кысаларында үзара фикер алышу безгә алдагы үсеш юлын төгәл аңларга ярдәм итәчәгенә ышанам», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз