Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан – идеяләрне һәм технологияләрне тормышка ашыру полигоны
Татарстан Президенты Иннополиста ел саен уза торган ЦИПР конференциясендә катнашты.
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстан, республиканың партнерлары үз идеяләрен һәм технологияләрен тормышка ашыра алырлык полигон булып тора. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста узган “Сәнәгый Россиядә цифрлы индустрия” (ЦИПР) еллык конференциясендә белдерде.
“Безнең илнең җитәкчелеге ярдәме белән Иннополис үзәге һәм безнең "Ростех” белән уртак хезмәттәшлек ярдәмендә әлеге конференция барлыкка килде. Бу монда проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге бар икәнен аңлата”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов “Цифрлы кооперация. Бизнес һәм дәүләт хезмәттәшлегенең яңа мөмкинлекләре” дип аталган пленар утырышта катнашты. Утырышның модераторы танылган журналист һәм телевидение алып баручысы Тина Канделаки.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз