news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын яз бәйрәме белән котлады

21 мартта республикада Халыкара Нәүрүз көне билгеләп үтелә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын яз бәйрәме белән котлады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яз килүгә багышланган халыкара бәйрәм белән татарстанлыларны котлады. Котлауны ул үзенең Instagram сәхифәсендә урнаштырды.

«Нәүрүз мөбарәк булсын!», диелгән постта. 

Бүген Татарстанда төрки һәм иран халыкларының ел саен үткәрелә торган «Нәүрүз» республика бәйрәме узачак. Татарстанлылар беренче тапкыр Башкортстан һәм Үзбәкстандагы бәйрәмнәрдән турыдан-туры трансляцияләрне күрә алачак.

Нәүрүз ел саен 21 март - язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot