Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Татарстан Президенты армиянең Россия тарихындагы үзенчәлекле ролен билгеләп үтте.
(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ул Россия тарихында армиянең үзенчәлекле роль башкарып килүен билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Россия Кораллы Көчләренең күп гасырлык тарихы бар. Хәзерге хәрбиләр Александр Невский, Бөек Петр һәм гениаль Суворов полкларының, 1812 ел солдатларының лаеклы дәвамчылары”, - дип искәртте Р. Миңнеханов.
Татарстан Президенты 23 февральнең хәрби истәлекле көннәр арасында аерым урын тотуын әйтте. Бу көнне Эшче-крестьян Кызыл Армиясе (РККА) төзелгән һәм алдагы буынның хәрби традицияләрен дәвам итә.
“Татарстанда хәрби хезмәт абруен күтәрүгә, яшьләрне хәрби бурычларын үтәргә әзерләүгә, часть һәм гарнизоннар белән шефлык элемтәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хәрби-патриотик эшчәнлекнең дәүләт һәм җәмгыятьнең даими игътибарында булуын өстәп әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз