Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хәрби комиссариаты 100 еллыгына багышланган тантанада катнашты
Татарстан Президенты республика Хәрби комиссариаты хезмәткәрләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хәрби комиссариаты оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашты.
Чарада шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Хәрби комиссариаты һәм муниципаль хәрби комиссариатларның хезмәткәрләре, хәрби хезмәт ветераннары һ.б. катнашты.
Татарстан лидеры ТР хәрби комиссары Сергей Погодинның докладын кабул иткәч, ике күргәзмә белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Погодин «Патриот» республика үзәген реконструкцияләү һәм төзү этаплары хакында сөйләүче фотосурәтләр урын алган стенд янында озаграк тукталды. 2006 елда, әле эш башланып кына килгәндә, комплекс күбрәк хәрабәләрне хәтерләтә иде. Бүген ул Идел буенда гына түгел, ә тулаем алганда Россиядә иң яхшы үзәкләрнең берсе.
Хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау пунктында Татарстан Президенты кандидатлар һәм офицерлар белән аралашты.
«Хәрби комиссариат - Татарстанда беренчеләрдән булып төзелгән дәүләт учреждениесе. Ул Кызыл армия оештырылганнан соң яңа армия һәм флот төзү буенча ышанычлы система булдыруда мөһим адым дип саналырга хаклы», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
«Россия Кораллы көчләре ветераннарына зур рәхмәт әйтәсем килә. Татарстан Хәрби комиссариаты хезмәткәрләренә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә алып барган эшчәнлеге өчен рәхмәт. Хәрби комиссариатның шәхси составы алга таба да илнең оборона сәләтенә үз өлешен кертәчәгенә ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Чара бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде. КФУның хәрби кафедрасы мөдире Рим Мостаев, Үзәк хәрби округның берләштерелгән стратегик җитәкчелек итү инспекторы Иван Стогниев, Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз