Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенең яңа әгъзаларын билгеләячәк
Республика парламентына Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, «Татмедиа» җитәкчесе сайланды.
(Казан, 12 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советына күчкән Татарстан Хөкүмәте әгъзалары вакантлы вазифасына кандидатларның исемнәре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырганнан һәм ахыргы карарны кабул иткәннән соң аталачак. Шул исәптән, республика җитәкчесе парламентка киткән министрларның үзләре белән дә очрашырга ниятли. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Киләсе атнада Татарстан Республикасы Президентының китүчеләр белән очрашуы планлаштырылган. Татарстан Хөкүмәтендә бушаган урыннарга кандидатларны без атамыйбыз, исемлек бик киң, кызыклы. Әмма Татарстан Президенты сөйләшүләр үткәрмичә һәм ахыргы карарны кабул итмичә, без кандидатураларны атамыйбыз», - диде Галимова.
Ул, республика парламентына сайланган Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов әлегә үз вазифаларында эшләүләрен әйтте.
«Беренче оештыру сессиясен үткәрүгә кадәр алар әле депутат түгел һәм үз вазифаларында кала. Әмма 20 сентябрьдә, Дәүләт Советы сессиясенең беренче утырышы башлангач, алар инде депутатлар ролендә чыгыш ясаячак», – дип аңлатты Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз