news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан галимнәрен котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан галимнәрен котлады

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 8 февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Татарстан галимнәрен, республиканың югары уку йортлары укытучыларын һәм аспирантларын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов котлады. «Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән яңа дәүләтчелек һәм гражданнар җәмгыяте формалашуга, илнең фәнни, фәнни-техник, сәнәгый һәм оборона потенциалы үсешенә зур өлеш кертәсез, ул Россия Федерациясе һәм Татарстанның күп милләтле халкының рухи тормышында әһәмиятле роль уйный», диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot