Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Финляндия циркуляр икътисад үзәген булдыруны хуплады
Казан дәүләт энергетика университетында урнашкан үзәк закон актлары әзерләү, компетенцияләр формалаштыру һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университеты базасында Татарстан-Финляндия циркуляр икътисад үзәген булдыруны хуплады. Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында ул шулай дип белдерде.
«Бу – бик тә кирәкле эш. Бүген бөтен дөнья шушы юнәлештә хәрәкәт итә. Без циркуляр икътисадның әһәмиятен тиешенчә бәяләп бетермибез әле», - диде ул.
Үзәк закон актлары әзерләү, компетенцияләр формалаштыру һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итте югары уку йорты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов. «Татарстан Россиянең инновацион төбәкләре арасында лидер буларак циркуляр икътисад өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырганда беренче карлыгач булырга мөмкин. Бу барлык эшчәнлек өлкәләренә дә (белем бирүдән алып инвестицияләргә кадәр) кагыла», - дип искәртте ул.
Финляндиянең СИТРА фонды белгечләре бәяләвенчә, циркуляр икътисад принципларын кулланып җитештерелә торган продукция базарының еллык күләме бер Финляндия мисалында гына да 2030 елга 3 миллиард евро, ә дөнья күләмендә 4,5 миллион долларга якын тәшкил итәргә мөмкин.
Быелның июнь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида циркуляр икътисад буенча Халыкара форум (World Circular Economy Forum) кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз